Татарстан Республикасының Дәүләт Суверенитеты көне белән чын күңелдән котлыйбыз!


              

Кадерле татарстанлылар, хөрмәтле ватандашлар, шулай ук бөтен дөнья татарлары!

Барлык татар халкы өчен әһәмиятле булган көн — Татарстан Республикасы оешу көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Нәкъ менә шушы көнне, 1990 елның 30 августында, Татар АССРның Дәүләт Суверенитеты турында Декларациясе кабул ителде, ягъни Татарстан үзенең мөстәкыйль дәүләт үсеше хокукына ия субъект буларак игълан ителде. Әлеге Декларация 1990 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясен кабул итүгә нигез булып торды.

Бу тарихи вакыйгага инде 35 ел тулды, ләкин ул безнең өчен бүген дә әһәмиятен югалтмый — без аны истә тотарга һәм горурланырга тиешбез! Татар халкы бөтен дөньяга таралган, күп илләрдә яши. Әмма Татарстан Республикасы һәрберебез өчен туган җир, халык рухының һәм илһамының чиксез чыганагы булып кала.

Татарстан Мөстәкыйльлеге Комитеты исеменнән татар милли хәрәкәте лидерлары һәм активистларына, шулай ук Татарстан суверенитеты өчен көч куйган барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез! Сез үз исемнәрегезне татар халкы тарихында мәңгелеккә яздыгыз — чын көрәшчеләр, татар халкының лаеклы уллары һәм кызлары буларак!

Кызганычка каршы, Декларациядә язылган халык ихтыяры РФ хакимиятләренең империячел мөнәсәбәте аркасында кәгазьдә генә калды. Ирек һәм үсеш урынына — безгә яңадан богаулар, Татарстан язмышын мөстәкыйль хәл итү урынына — Мәскәүдән диктат, телебезне саклау урынына — аны планлы рәвештә юкка чыгару китерде.

Без барысын да хәтерлибез, һәм тарих сабакларыннан сәяси хаталарны төзәтү өчен нәтиҗәләр чыгарабыз. Бүген дә, Русиянең мөстәкыйль Украинага каршы алып барган җинаятьле сугышында, безнең ватандашлар илебезне гасырлар буе колонияләштергән һәм киләчәгебездән мәхрүм иткән дәүләт мәнфәгатьләре өчен сугышырга һәм һәлак булырга мәҗбүр ителә.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезгә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Мөстәкыйльлеге Комитеты исеменнән һәркайсыгызны халкыбыз язмышы, гаиләләрегез һәм киләчәк буыннар турында уйланырга чакырабыз. Үзегез өчен аңлы һәм җаваплы юл сайлагыз — милли үзбилгеләнү, туган тел, гореф-гадәтләр һәм мәдәният юлы. Татар телендә сөйләшегез, белемнәрегезне балаларыгызга һәм оныкларыгызга тапшырыгыз, борынгыдан килгән халык традицияләрен дәвам итегез. Шул чакта без рухыбыз белән көчле, бердәмлегебез белән нык булачакбыз.

Үзегезгә һәм татар халкының бөек көченә ышаныгыз — без иртәме-соңмы үз мөстәкыйльлегебезне яңадан кайтарачакбыз, бәйсезлеккә ирешәчәкбез һәм көчле, ирекле, чәчәк атучы Татарстан Республикасында берләшәчәкбез!

Мөстәкыйльлек һәм Суверенитет көне белән! Иреккә һәм чәчәк атуга таба яңа башлангыч белән!

Яшәсен азат Татарстан!

Хөрмәт белән,
Татарстан Мөстәкыйльлеге Комитеты

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога