Бүген, 26 июньдә, Кырымтатар байрагы көненең 35 еллыгы билгеләп үтелә. Бу көн шулай ук кырымтатар халкының бердәмлек һәм азатлык өчен көрәшен искә алу көне булып тора.
Кырымтатар байрагы 1917 елда Бакчасарайдагы Хан сараенда узган Кырымтатар корылтаенда кабул ителгән. Аннары, 74 ел узгач, 1991 елда Акмәчеттә узган II Кырымтатар милли корылтаенда ул яңадан торгызылды.
Ел саен бу көнне кырымтатар байрагы дөньяның күп илләрендә — Украинада, Төркиядә, Германиядә, шулай ук Канададагы Онтарио провинциясе парламенты бинасы янында күтәрелә.
Русиянең Кырымны аннексияләве башланганнан бирле күп кенә кырымтатарлар эзәрлекләүләргә дучар ителде һәм бүгенге көнгә кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән хәлдә кала.
Татарстан Бәйсезлек Комитеты исеменнән тугандаш кырымтатар халкын ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз.
Без сезгә Кырым ярымутравының якын киләчәктә империядән азат ителүен һәм халкыгызның тынычлыкта, иректә яшәвен чын күңелдән телибез.
Сезнең һәм безнең азатлык өчен!
Татарстан Мөстәкыйльлек Комитетының мәгълүмат бүлеге.
Сегодня, 26 июня отмечается 35летие Дня крымскотатарского флага. Этот день является днем памяти борьбы крымских татар за единство и свободу.
Крымскотатарский флаг был принят в 1917 году Крымскотатарским съездом в Ханском дворце в Бахчисарае.
Затем, 74 года спустя, в 1991 году, на Втором съезде крымскотатарского народа в Акмечете, он был восстановлен. Ежегодно в этот день крымскотатарский флаг поднимается во многих странах мира, в Украине, в Турции, в Германии и у здания парламента провинции Онтарио в Канаде. С начала российской аннексии многие крымчане подвергались преследованиям и были вынуждены покинуть Крым.
От имени Комитета независимости Татарстана мы сердечно поздравляем наш братский крымскотатарский народ с праздником. Мы искренне желаем вам, чтобы Крымскому полуострову освобождения от империи в ближайшем будущем и чтобы вы жили в мире и свободе. За вашу и нашу свободу!
Инфоотдел Комитета Независимости Татарстана.
Today, June 26, marks the 35th anniversary of Crimean Tatar Flag Day. This day commemorates the Crimean Tatars' struggle for unity and freedom.
The Crimean Tatar flag was adopted in 1917 by the Crimean Tatar Congress at the Khan's Palace in Bakhchisarai.
Then, 74 years later, in 1991, at the Second Congress of the Crimean Tatar People in Akmechet, it was restored. Every year on this day, the Crimean Tatar flag is raised in many countries around the world, including Ukraine, Türkiye, Germany, and at the Parliament of the Province of Ontario in Canada.
Since the Russian annexation, many Crimeans have been persecuted and remain in exile.
On behalf of the Tatarstan Independence Committee, we heartily congratulate our fraternal Crimean Tatar people on this holiday. We sincerely wish you liberation from the empire on the Crimean Peninsula in the near future, and a life of peace and freedom.
For your freedom and ours!
Information Department of the Tatarstan Independence Committee
Комментарии
Отправить комментарий